Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Сәгыйрә Гыйльфан кызы Ярхамова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Сәгыйрә Гыйльфан кызы Ярхамова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сәгыйрә Гыйльфан кызы 40 елдан артык Кайбыч балалар китапханәсендә эшләгән. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ныклы гаилә бер-береңә хөрмәт, аңлау һәм мәхәббәт белән яши.

Юбилей уңаеннан, Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән, юбилярны Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Әкрәметдин кызы Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Бәгдетдин улы Сафин котладылар. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International