Бүген Олы Кайбыч авылында яшәүче Нурия Салих кызы Сафина үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген үзенең юбилеен күпьяклы һәм гаҗәеп кеше, олы хәрефле Педагог, сөйкемле һәм мөлаем хатын – кыз - Нурия Салих кызы Сафина билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Балаларга карата мәхәббәт һәм һөнәргә чиксез бирелгәнлек Нурия Салиховнаның гомер буе үзенчәлекле сыйфатлары булган. Ул балаларны ярата, аларның җиңүләренә ышана, авыр минутларда ярдәм итәргә әзер кеше.

Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар аны хөрмәт итәләр һәм саклыйлар, игелеклелек, аңлау, ярдәм итү һәм зирәк киңәшләре өчен кадерлиләр. Дуслык һәм татулык - бу гаиләнең төп принцибы.

Юбилярны олы юбилее белән Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин котлады, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм эшендә уңышлар теләде .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International