2020 ел Кайбыч районында демография елы дип игълан ителде һәм районда кабул ителгән карар нигезендә, беренче һәм икенче бала туганда ата – аналарга 5 мең сумлык сертификат, өченче бала өчен – балалар коляскасы, ә дүртенче һәм аннан соңгы балаларга 20 мең сумлык сертификат бирелә. Сертификатлар һәм балалар коляскасы районда яшәүчеләргә һәм эшләүчеләргә тапшырыла.
Бүген Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдретдинова район башлыгы исеменнән өченче бала туу уңаеннан Ильин Сергей Николаевич һәм Кириллов Людмила Станиславовна гаиләсенә балалар коляскасын тапшырды.