Безнең илдә банк карталары белән җинаятьләр саны арта. Мошенниклар гражданнарга карата ышанычка керә, әлеге карталарны белә һәм хәтта корбаннарны үз счетларына акча күчерергә мәҗбүр итә.
Төрле вариацияләр булган «ышаныч өчен» акча урлау схемасы җинаятьчеләрнең иң популяры булды. Клиент банкның ялган хезмәткәреннән шалтырату ала. Җинаятьче, янәсе, карта белән шикле операцияне ачыклаган, дип хәбәр итә. Аннары ул картаның тулы мәгълүматләрен, CV-код, мобиль банкның паролен яки СМСның кодын атауны сорый. Шуннан соң акча урлаганда бу мәгълүматлардән куллана. Нәтиҗәдә, клиент акчаны үзе биргән һәм банк аларны кире кайтара алмый.
Әйтик, 2020 елның 20 ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге җирле кеше гаризасы буенча РФ Җинаять кодексының 158 ст.3 ө. «г» п. буенча банк счетыннан акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатты.
Зыян күрүчегә телефон аша банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан таныш булмаган затлар мөрәҗәгать иткән.
Алар әйтүенчә, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән һәм аны аннулировать итү өчен, гариза язырга кирәк. Мошенниклар шулай ук аңа күчерелгән акчаларны банк счетына кайтарырга кирәклеге турында хәбәр итә.
Зыян күрүче шалтыратучылар күрсәтмәсе буенча эш иткән, СМС кодын атаган. Нәтиҗәдә, аның банк картасыннан 80485 сум урланган.
Мошенниклар корбаны булмас өчен, барлык клиентларга банкның берничә гади кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, куркынычсызлык хезмәте беркайчан да клиентларга үзе шалтыратмый һәм шәхси мәгълүматларны атауны сорамый.
Картада операцияне раслау өчен СМС коды, шулай ук пин-код яки CV-кодны беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.
Район прокуроры урынбасары Ф. Ф. Хафизов