Җыенда Кайбыч муниципаль районы башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлеге башлыгы, Рәхматуллин Альберт Ильгизәр улы, Татарстан Республика җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Шамеев Рөстәм Илдар улы, Кайбыч районы башлыгы урынбасары – Хаялиев Рәмис Рәфис улы, оешма һәм учреждения җитәкчеләре катнаштылар.
Олы Кайбыч авыл җирлеге Советының һәм башкарма комитетының 2020 нче елда эшләнгән эшенә отчеты һәм алда торган бурычлар турында Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Сунгатуллин чыгыш ясады. Шулай ук «Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе» учреждениясенең 2020 нче елгы эш нәтиҗәләре буенча Мусина Исламия Мирхәт кызы, Олы Кайбыч авыл җирлегендә 2020 ел өчен сәламәтлек саклау буенча отчет доклады белән халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Нигматуллин Бахтияр Шамил улы чыгыш ясадылар.
Җыелышка нәтиҗә ясап, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.