Кайбыч районы прокуроры Багай авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итте.

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2021 елның 25 февралендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Багай авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.

Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.

Гражданнарны кабул итү барышында башкарма производство өлкәсендә һәм социаль түләүләр алу турында, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләләре буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.

Район прокуроры А.Р. Сөләйманов тарафыннан  хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.

2 язма мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм мөрәҗәгать итүчеләргә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.

Кайбыч районы прокуратурасы

Район прокуроры урынбасары Хафизов Ф. Ф.

89178941919

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International