15 апрель көнне Афанасьевка авылы клубында Кайбыч районы оешуга 30 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы күңелле ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Әкрәметдин кызы Бәдертдинова котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Гәйнетдинова Тәнзилә Хәлил кызы, Семекопейкина Любовь Александр кызы, Әхмәдуллина Сәрия Абзал кызы, Ключникова Надежда Григорий кызы Кайбыч районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләр белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, язгы кәеф бүләк ителде.