2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясенең аерым закон актларына, шул исәптән РФ Җир кодексына үзгәрешләр кертелде, алар 2021 елның 1 сентябрендә үз көченә керде.
РФ Җир кодексына 39.36-1 «Гражданнар тарафыннан дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җирләрдән яисә җир кишәрлекләреннән капиталь булмаган корылмалар булып торучы гаражлар, яисә инвалидларның яшәү урыны янында техник яисә башка хәрәкәт итү чараларын куеп тору өчен стоянкалар төзү өчен файдалану» маддәсе өстәлгән.
Канун белән билгеләнгәнчә, капиталь төзелеш объекты булып торучы һәм Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексын гамәлгә кертү көненә кадәр төзелгән гараждан файдаланучы граждан, аерым алганда, гараж урнаштыру өчен җир кишәрлеге гражданга бирелгән яисә нинди дә булса оешма тарафыннан тапшырылган булса (шул исәптән бу гражданның хезмәт мөнәсәбәтләрендә яисә бүтән мөнәсәбәтләрдә торган) йә мондый җир кишәрлегеннән файдалану хокукы гражданга башка төрле нигезләрдә барлыкка килгән булса, әлеге җир кишәрлеген милеккә түләүсез бирү хокукына ия.
Гражданнар тарафыннан гараж билгеләнешендәге шундый объектлар урнашкан җир кишәрлекләрен сатып алу өчен кирәкле документлар исемлеге билгеләнгән.
Дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеге гражданның варисына бирелергә мөмкин. Шулай ук капиталь төзелеш объекты булган гараж урнашкан дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеге беренче хуҗадан килешү буенча шундый гараж алган гражданга бирелергә мөмкин.
Инвалидлар Россия Федерациясе Җир кодексында билгеләнгән тәртиптә дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен бирүгә, инвалидларның яшәү урынына якын җирдә гаражлар төзү яисә дәүләт яисә муниципаль милектәге җирләрне яисә җир кишәрлекләрен файдалануга, инвалидларның яшәү урыны тирәсендә техник яисә башка хәрәкәт итү чараларын урнаштыру өчен, җир кишәрлекләре бирмичә һәм сервитут, гавами сервитут билгеләмичә, гаражлар төзү өчен чираттан тыш хокукка ия булуы билгеләп үтелә.