Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен җаваплылык
Россия Федерациясе законнары нигезендә җир кишәрлеге гражданга яисә оешмага куллануга түбәндәге вариантларда бирелә: милеккә алу; арендага алу; сервитут; мирас итеп алына торган биләмә һ.б.
Җир кишәрлегенең рөхсәтсез биләү - ул чит җир биләмәсе территориясен хокукка каршы, законсыз үзләштерү яки аның өлешен хокук иясе ризалыгыннан башка тартып алу. Чит җирне законлы нигезләрдән башка биләү бозылган хокукны яклау буенча чаралар комплексына гына түгел, административ штраф салуга да китерәчәк. Җир кишәрлеген үз белдеге белән алу җитди хокук бозу, аның өчен гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылык каралган.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләүдә фаш ителгән затларга карата еш кына административ кануннарда билгеләнгән җаваплылык кулланыла. Ул штрафтан гыйбарәт, аның күләме участокны кадастр исәбенә куюга һәм кадастр бәясенең билгеләнүенә бәйле. РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.1 маддәсе нигезендә, җир кишәрлеген яисә аның өлешен үз белдеге белән биләү, шул исәптән җир кишәрлеген Россия Федерациясе законнарында каралган җир кишәрлегенә хокукка ия булмаган зат тарафыннан файдалану административ штраф салуга китерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәхси эшмәкәрләр җир кишәрлеген үз белдекләре белән алган очракта оешма буларак карала, һәм аларга карата штраф күләме дә шундый ук. Әгәр җир кишәрлеген рөхсәтсез биләү кишәрлекнең бер өлешенә карата башкарылса, штраф законсыз рәвештә биләнгән мәйданның гомуми мәйдан күләменә мөнәсәбәтеннән чыгып исәпләнә.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен административ җаваплылык куллану түбәндәгечә төзелә: вәкаләтле дәүләт органы хокук бозу фактын терки һәм хокук бозучыга хокук бозуны бетерү өчен вакыт билгели. Дәүләт күзәтчелеген (контролен), муниципаль контрольне гамәлгә ашыручы органның (вазыйфаи затның) хокук бозуны бетерү турындагы боерыгын билгеләнгән вакытта үтәмәү административ штраф салуга китерә. Необходимо помнить, что применение административного наказания не означает, что нарушитель избежит других мер ответственности.
Җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен хокук бозучы җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин. Россия Федерациясендә рөхсәтсез биләү турыдан-туры җинаять кылу булмый, әмма әгәр ул башка җинаять җәзасына тартылуга китерә торган гамәл кылу белән бәйле булса, гаепле кешегә РФ Җинаять кодексы буенча җәзага әзерләнергә кирәк.
Җир кишәрлекләрен рөхсәтсез биләү өчен җинаять җаваплылыгы мошенниклыкның бер өлеше булган очракта билгеләнергә мөмкин. Бу очракта, РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә, гаепле үзе генә булса, 2 елга кадәр, мөмкин, җинаять төркем тарафыннан кылынган булса 5 елга кадәр, хезмәт урыныннан файдаланып башкарылса, 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
Моннан тыш, җир кишәрлеген рөхсәтсез биләгән өчен җинаять законнары буенча күчемсез милек әйләнеше кагыйдәләрен бозуга бәйле җинаятьләрнең аерым төрләренә карата да җаваплылыкка китерергә мөмкин. Аерым алганда, рөхсәтсез җир биләүне теркәү законсыз килешү яки ызанлау документларына ялган мәгълүматлар кую белән бәйле булса, бу җинаятьнең аерым составы булачак.
Шуны билгеләп үтү мөһим, бу рөхсәтсез җир биләүгә бәйле мөмкин булган җинаятьләрнең бер өлеше генә.