12 гыйнвар - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне.

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

300 ел элек Россиядә прокурор күзәтчелеге институты барлыкка килә. Шуннан бирле безнең дәүләт күп кенә реформалар һәм үзгәрешләр кичерде, әмма прокуратура аның структурасында уникаль урын алып торды, ә прокурорлар һәрвакыт законлылык сагында.

Гомумән алганда, район прокуратурасы законлылыкның тотрыклы югары дәрәҗәсен тәэмин итә.

Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча билгеле бер чаралар күрелде, төрле өлкәләрдә законнар бозуның 658 очрагы туктатылды.

Прокурор протестлары буенча 56 законсыз хокукый акт гамәлдән чыгарылды, 253 тәкъдим буенча 302 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, суд тарафыннан 1333 мең сумлык 90 прокуратура  дәгъвасы канәгатьләндерелде,  19 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 2 җинаять эше кузгатылды.

Прокурорларның даими игътибарында гражданнарның социаль хокуклары - хезмәткә, сәламәтлекне саклауга һәм яшәү өчен уңай шартлар.

Без кабул иткән чаралар нәтиҗәсендә хезмәткәрләргә 10 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнде, дәүләт алдындагы салым түләүләре буенча бурычлар бетерелде һәм гражданнар алдында җир пайларыннан файдаланган өчен бурычлар шактый кимеде.

Прокуратура дәгъвалары буенча 4 ятим балага уңайлыклары булган торак тапшырылды, бер инвалид бала  кыйммәтле дару чарасы белән тәэмин ителде.  

Район прокуратурасы эшенең уңай нәтиҗәләренә җирле үзидарә органнары, полиция һәм Тикшерү комитеты, судлар, шулай ук башка дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә ирешелде.

Прокуратура органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алга таба эшләрендә уңышлар телим.

 

 

Кайбыч районы прокуроры

юстициянең өлкән киңәшчесе                                                                        Сөләйманов А.Р.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International