Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр турында 2020 елның 14 мартындагы 1-ФКЗ номерлы «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен үстереп, 2021 елның 21 декабрендә 414-ФЗ номерлы «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон (алга таба – 2021 елның 21 декабрендә 414-ФЗ номерлы Федераль закон) кабул ителде.
Россия законнары системасында беренче тапкыр «гавами хакимият» төшенчәсенең эчтәлеге һәм гавами хакимиятнең бердәм системасына керә торган органнар эшчәнлеге принциплары билгеләнде.
Россия Федерациясе субъектында иң югары вазыйфаи зат вазыйфасының исемен алга таба “Башлык” дип атап, Россия Федерациясе субъекты исемен күрсәтеп унификацияләнгән билгеләү, субъект башлыгын вазыйфасына сайлау срокларын чикләү төшереп калдырыла; Россия Федерациясе Президентының РФ субъектының югары вазыйфаи затына үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен кисәтү чыгару, үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен шелтә игълан итү вәкаләтләре билгеләнде.
414-ФЗ номерлы Федераль законның 10 бүлеге РФ субъектларында гавами хакимиятнең бердәм системасына керә торган органнар эшчәнлегенә дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аерым нигезләмәләрен, шул исәптән әлеге өлкәдә прокуратура органнары вәкаләтләрен дә регламентлаштыра, тикшерүләрнең еллык планы нигезендә РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары вазыйфаи затлары эшчәнлегенә планлы тикшерүләр үткәрүне күздә тота.
Планнан тыш тикшерүләр гражданнар, оешмалар һәм дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан алынган, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янауга, шулай ук гражданнарның хокукларын массакүләм бозуга китерерлек яки китереп чыгарырга мөмкин булган РФ кануннарын бозу фактлары нигезендә РФ субъекты прокуратурасы белән килештереп дәүләт контроле (күзәтчелек) органнары тарафыннан үткәрелә. Планнан тыш тикшерүләр РФ Президенты, РФ Хөкүмәте күрсәтмәләре нигезендә, РФ Генераль прокуроры, РФ субъекты прокуроры таләбе нигезендә дә үткәрелергә мөмкин.
414-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясы белән беренче тапкыр федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе субъектлары прокурорларының закон чыгару органында закон чыгару инициативасы хокукы законнар белән беркетелгән. Элегрәк мондый хокук төбәк парламентының ихтыярына бәйле иде.
414-ФЗ номерлы Федераль законның 65 статьясы аның нигезләмәләренең этаплап үз көченә керүен күздә тота. Шулай итеп, канунның гомуми нигезләмәләре законны рәсми рәвештә бастырганнан соң, ягъни 2021 елның 21 декабреннән белән үз көченә керде.
Закон чыгару органы, югары вазыйфаи зат, Россия Федерациясе субъекты башкарма органнары системасы эшчәнлеге нигезләрен, гавами хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген җайга сала торган нигезләмәләр 2022 елның 1 июненнән үз көченә керә.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләр бүлешү принципларын җайга салу, Россия Федерациясе субъекты гавами хакимияте органнары эшчәнлегенең икътисадый нигезләре Тулаем алганда, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар әлеге Федераль закон белән 2023 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча туры китерелергә тиеш, бу вакытка кадәр алар 414-ФЗ номерлы Федераль законга каршы килмәгән өлештә тиешле мөнәсәбәтләргә карата кулланыла.