Кайбыч районы прокуратурасы гражданнарны «телефон мошенниклыгының» яңа ысулы турында кисәтә

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алдакчыларда банклар клиентларын тавыш роботлары ярдәмендә телефон аша алдауның яңа ысулы барлыкка килде.

Җинаятьчеләр тавыш роботлары ярдәмендә банк клиентларына шалтыраталар һәм, аларның ышанычына кереп, онлайн-банкта операция ясарга мөмкинлек бирә торган мәгълүматны алдап алалар.

Алдау схемасы болайрак: затка банк клиентының шәхси кабинеты белән башкарылган шикле операцияләр турында хәбәр итүче банк роботы - ярдәмчедән шалтырату килә (кагыйдә буларак, сүз акчалар күчерү, кредит рәсмиләштерү, шәхси кабинетка бәйләп куелган телефон номерын алыштыру турында бара). 

Алга таба караклар тональ режимда операцияне раслауны сорыйлар, ә баш тарткан очракта банкның куркынычсызлык хезмәте псевдохезмәткәре белән тоташтыралар, ул сөйләшүдә абонент  мәгълүматларын алырга омтыла.

 Соңгы вакытта гына район халкын алдауның 2 очрагын китерәм:

2021 елның 31 декабренд Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең дежур бүлекчәсенә  билгесез затлар телефон аша алдап, «Россия Саклык банкы» банк картасыннан 52 мең сум урлавы турында гариза белән Арыслан авылында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

 2022 елның 17 гыйнварында  Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең дежур бүлекчәсенә Олы Подберезьеда яшәүчедән  билгесез затлар (үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырып) телефоннан аны  алдап,   «АК БАРС БАНК»   банк картасыннан 322 мең сум урлаулары турында хәбәр итә итә. 

Кайбыч районы прокуратурасы түбәндәгеләрне искәртә:

Банк  хезмәткәрләре һәм аларның робот- ярдәмчеләре гражданнарга шалтыратмый,

резерв счетлары юк;

әгәр туганыгыз бәлагә юлыкса, аның үз номерына шалтыратырга кирәк.

Хөрмәтле гражданнар, әгәр сезгә шалтыратып, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре яки банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырсалар, күрсәтелгән әңгәмәдәшегезнең бүлеге  яки ведомство офисы белән элемтәгә керегез һәм аларның анда чыннан да эшлиләрме икәнлеген ачыклагыз.

 Заманча технологияләр кулланып башкарылган әлеге җинаятьләр сирәк ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International