Районда катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, гражданнарның хокукларын яклау зарурлыгы актуальлеген югалтмый. Бу вәзгыятьтә гражданнарны инфекция йоктырудан яклау буенча күрелә торган чаралар шикаять, прокуратура органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә комачауламасмы, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча оператив чаралар күреләчәкме дигән сорау туарга мөмкин.
Җавап бер генә - комачауламыйлар. «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 02 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукы тулы күләмдә гамәлгә ашырылачак.
Коронавирусны алга таба таратуны булдырмау (битлек кию, гражданнар күпләп җыела торган урыннарга барудан баш тарту), үзеңне һәм якыннарыңны саклау максатыннан чикләү чараларын үтәү зарурлыгы бары тик прокуратурага мөрәҗәгать иткәндә, үз гаризаңны биргәндә үтәргә кирәк булачак тәртипкә генә төзәтмәләр кертә. Һәм бу тәртип әлеге бурычны күп яктан җиңеләйтә.
Гражданнарны шәхсән кабул итү, элеккечә үк, прокуратураның барлык органнарында да, прокуратура хезмәткәрләренең дә, гариза бирүчеләрнең дә (индивидуаль яклау чараларыннан файдаланып, мөмкинлеге булган очракта - пыяла бүлем аша, урынны, документларны дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртеп) куркынычсызлыкның өстәмә гарантияләрен үтәп көн саен уздырыла. Язма мөрәҗәгатьләр шулай ук килә һәм билгеләнгән тәртиптә карала.
Шуның белән бергә, короновирусның алга таба таралуын булдырмау максатларында, гражданнарга прокуратура органнарына мөрәҗәгать итү хокукын дистанцион формалар кулланып гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.
Бу уңайдан прокуратураның түбәндәге электрон почтасы хәбәр итәбез: kaybich.prok@tatar.ru.
Прокуратурага электрон юл белән җибәрелгән мөрәҗәгатьләрне карау процедурасы почта аша кергән мөрәҗәгатьләрне карау процедурасыннан аерылмый. Алар барысы да кергәннән соң 3 көн эчендә теркәлү уза. Шуннан соң вәкаләтле хезмәткәр мөрәҗәгатьнең эчтәлеге белән алдан таныша, аны прокуратура органнарында карауга кабул итү турында яки мөрәҗәгатьнең асылы буенча карарга вәкаләтле органга яңадан адреслау турында карар кабул итә. Мөрәҗәгать башка органга яки түбәнрәк прокуратурага юлланганда, әгәр элегрәк ул прокуратура органнарында каралмаган булса, мөрәҗәгать итүче бу хакта атна дәвамында хәбәрнамә ала.
Үз мөрәҗәгатен Интернет аша җибәрү мөмкинлеге булмаганда, хокук бозу урынында прокурорның ашыгыч катнашуы таләп ителгәндә, гражданин мөрәҗәгатен алып килеп, корреспонденция кабул итү өчен прокуратура ишегендә урнаштырылган тартмага сала ала.
Мөрәҗәгать бирү ысулы законда каралган срокларга һәм аны карау тәртибенә, яклау буенча чаралар күрүгә һәм хокукларны торгызуга йогынты ясамый.
Прокурор ярдәмчесе Сафина Р.З.