айбыч прокуратурасы 22 яшьлек Новосибирск өлкәсе кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять (урлау) кылуда гаепле дип тапты.
Судта ачыкланганча, 2021 елның 5 декабрендә хөкем ителүче Татарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы мәдәният йорты бинасында исерек хәлдә әлеге авыл кешеләренеке булган 2 мобиль телефон һәм авыл мәдәният йортыныкы булган «Acer» маркалы ноутбукны урлаган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды, урланган милек хуҗаларына кайтарылды.
Суд гаеплегә җәзаны 15 мең сум күләмендә штраф рәвешендә билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Сафина Роза Замир кызы - прокурор ярдәмчесе