Борындык авылында көнкүреш җирлегендә кеше үтерү

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 30 декабрендә  якынча 17 сәгатьтә Борындык авылында Нуретдиновлар йорты ишегалдында шушы авыл кешесе 1982 елгы Сәмигуллин Р.А.ның   көч кулланып үтерелгән билгеләр белән мәете табыла.

Тикшерү ачыклаганча, зыян күрүче элек хөкем ителгән гаебен өлешчә таныган 58 яшьлек авылдашы белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Установлено, что убийство произошло в результате ссоры на почве совместного распития спиртных напитков.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше тарафыннан каралган (үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан үтерү факты буенча җинаять эше кузгату законлы һәм нигезле дип танылды.

Хәзерге вакытта шикләнелүче сак астында. Әлеге эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Җинаять эшен тикшерү барышы Кайбыч районы прокуратурасы контролендә.

 

Район  прокуроры                                                                             А.Р. Сөләйманов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International