Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан балаларның ана капиталы акчасына сатып алынган торакка хокукларын яклау чаралары күрелде

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалы гаиләләрнең ана (гаилә) капиталыннан файдаланып сатып алынган торак бинада гаилә әгъзаларына   өлешләрне мәҗбүри бүлеп бирүнең   үтәлешен тикшерде.

2016 елның 13 июлендә икенче баласы туганнан соң, ике бала әнисенә Кайбыч районы Пенсия фонды бүлеге тарафыннан ана (гаилә)   капиталы дәүләт  сертификаты тапшырыла.

2019 елның 22 февралендә балаларның ата-аналары шәхси торак төзелеше объектының кадастр паспортын алганнан соң, 6 (алты) ай дәвамында балалар белән уртак милеккә торак йорт рәсмиләштерергә нотариаль йөкләмә алалар һәм алынган ана капиталы акчаларын торак йорт төзелешенә кулланалар.

Тикшерү ачыклаганча, хәзерге вакытта ана (гаилә) капиталыннан файдаланып төзелгән торак йортка кадастр паспорты алынган һәм йорт ата-аналар милкенә рәсмиләштерелгән.

 Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы балигъ булмаганнарның торак хокукларын яклау буенча чыгыш ясады һәм Кайбыч район судына ата-аналарның ана капиталы хисабына төзелгән торакка балаларның гомуми өлешле милек хокукын теркәү гамәлләрен башкару бурычын йөкләү турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Прокуратураның дәгъва гаризасы  карау стадиясендә.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International