Пенсия законнарын үзгәртү турында

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2021 елның 26 маендагы 153-ФЗ номерлы Федераль закон белән пенсияләр билгеләү һәм аларга социаль өстәмә түләүләр тәртибенә кагылышлы Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде.

2022 елның 1нче гыйнварынан  Россиядә пенсиягә иртә чыгу өчен яңа нигез барлыкка киләчәк. Эшсез калган пенсия яшенә җитеп килүчеләр (60 яшькә җиткән ир-атлар,  55 яшьтәге хатын-кызлар ) халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тәкъдиме буенча билгеләнгән сроктан ике елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.

Гражданнар күрсәтелгән хокуктан түбәндәге шартлар булганда файдалана алачак:

- кеше санын яки штатны кыскарту, шулай ук оешманы бетерү нәтиҗәсендә эштән китүгә бәйле рәвештә эшсез кулу;

- иминият стажы ир-атлар өчен 25  һәм хатын-кызлар өчен 20 елдан да ким булмау яисә тиешле эш төрләрендә пенсиягә чыгу өчен кирәкле стаж булу.

Моннан тыш, 2022 елның 1нче гыйнварынан  күрсәтелгән закон белән инвалидлык буенча, авыл һәм иминият пенсияләрен билгеләү тәртибе гадиләштерелде.

Авыл хуҗалыгында кимендә 30 календарь ел эшләүгә бәйле рәвештә иминият пенсиясенә 25%ка арттырылган түләү алучы пенсионерлар өчен беркетелгән түләүнең күрсәтелгән артуы алар авыл җирлегеннән читкә яңа яшәү урынына күчкәндә дә сакланачак.

Моннан тыш, Пенсия фондына картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме турында 45 (ир-атлар) һәм 40 яшькә (хатын-кызлар) җиткән гражданнарга мәгълүмат бирү бурычы йөкләнәчәк. Мәгълүмат бирү өч елга бер тапкыр әлеге затлар нинди дә булса пенсия алмаса гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International