Приставлар бурычлы гражданның айлык керемен тотып калганда яшәү минимумы күләмендә керемен саклауны тәэмин итү турындагы закон үз көченә керде

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2022 елның 1 февраленнән «Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 446 статьясына һәм «Башкару эшчәнлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 29 июнендәге 234-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, аның нигезендә башкарма производстволар кысаларында гражданнарның мөлкәти хәлен саклауның өстәмә гарантияләре каралган.

Үзгәрешләрне исәпкә алып, бурычлы гражданның хезмәт хакына һәм башка керемнәренә тулаем Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләмендә керемен тотып калу (әгәр күрсәтелгән яшәү минимумы күләме тулаем Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле халыкның яшәү урыны буенча тиешле социаль-демографик төркеме өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артып китсә, Россия Федерациясе субъектында халыкның тиешле социаль-демографик төркеме өчен билгеләнгән яшәү минимумы) тыела.

Шул ук вакытта әлеге чикләү алимент түләү турындагы таләпләрне үз эченә алган башкарма документлар буенча туйдыручының (кормилец) үлеменә бәйле рәвештә китерелгән зыянны түләтү турында, җинаятькә китергән зыянны каплау турында тотып калу күләмнәренә  карата кулланылырга тиеш түгел.

Шулай итеп, башкарма производстволар кысаларында тотып калуларны гамәлгә ашырганнан соң керем Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән артмаган һәм гражданга карата кузгатылган башкарма производстволар «Башкару эшчәнлеге турында» 2007 елның 02 октябрендәге 229-ФЗ номерлы Федераль законның 99 статьясындагы 3.1 өлешендә каралган исемлеккә керми икән, 2022 елның 1 февраленнән ул ай саен Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләмендә хезмәт хакын һәм башка керемнәрне саклау турында гариза белән суд приставы-үтәтүчегә мөрәҗәгать  итәргә хокуклы.

Закон таләпләре нигезендә мондый гариза белән бергә гражданның айлык кереме булуын раслый торган документларны, мондый керем чыганаклары турындагы белешмәләрне тапшырырга кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International