Кайбыч районы прокуратурасы “Дубрава” агрофирмасы (алга таба - Җәмгыять) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Кайбыч районы Кече Кайбыч авылында яшәүчеләрнең (шул исәптән пенсионерларның) җир хокукларын бозу турында күмәк мөрәҗәгате прокурор тыкшынуына сәбәп булды.
2007 елда мөрәҗәгать итүчеләр күрсәтелгән 710 гектар (җир пае) мәйданлы җир кишәрлеген Җәмгыятькә арендага биргәннәр.
Россия Федерациясе Граждан кодексының 614 маддәсе арендатор милектән файдаланган өчен түләүне (аренда түләве) үз вакытында кертергә тиеш дип билгели. Аренда түләвен кертү тәртибе, шартлары һәм сроклары аренда шартнамәсе белән билгеләнә.
Әмма җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе шартларын бозып Җәмгыять арендага бирүчеләргә 2021 елда 400 мең сумнан артык аренда түләүләрен түләмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы директорга карата закон бозуларны бетерү турында тәкъдим кертте.
Прокуратура тыкшынганнан соң җирле халыкның хокуклары торгызылды, мөрәҗәгать итүчеләр алдында җир пайларын куллану бурычы тулысынча түләнде.
Кайбыч районы прокуратурасы