Прокуратура аңлатма бирә

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы балачактан инвалид ятим бала мөрәҗәгате буенча ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү өлкәсендә торак законнарын үтәүне тикшерде.

Ачыкланганча, балигъ булмаган яшьтә кыз ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, кыз 3 яшьтә булганда ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары белән ул ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 2019 елның 20 декабреннән башлап махсуслаштырылган торак фондының торак урыннары белән тәэмин ителергә тиешле булган затлар исемлегенә кертелгән, әмма хәзерге вакытка кадәр ятим балаторак урыны тәэмин ителмәгән, үз торагы юк.

 Мөрәҗәгать итүченең хокукларын яклау максатларында Кайбыч районы прокуратурасы Казан шәһәренең Вахитов район судына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына махсуслаштырылган торак урынны наем шартнамәсе буенча гамәлдәге законнарда билгеләнгән нормалар чикләрендә төзекләндерелгән торак бирүне йөкләү турындагы дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте.

Прокурорның дәгъва гаризасы каралган һәм канәгатьләндерелгән.

Суд карарын үтәү прокуратура контролендә.

Кайбыч районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International