Балалы гаиләләр өчен дәүләт ярдәменең яңа дәрәҗәсе турында

2022 елның 6 мае, җомга

Керемнәре югары булмаган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү кысаларында дәүләт ярдәменең яңа чарасы - сигез яшьтән унҗиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү гамәлгә кертелде (Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы).

Әлеге түләү, бала Россия Федерациясе гражданы булса, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәсә һәм гаиләнең җан башына уртача керем күләме Россия Федерациясенең тиешле субъектында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә.

Түләү күләме “Россия Федерациясендә яшәү минимумы турында” 1997 елның 24 октябрендәге 134-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе субъектында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итә.

Шул ук вакытта, гаиләнең җан башына уртача керем күләме, балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 проценты күләмендә айлык түләүне исәпкә алып исәпләнгән очракта, җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаса, айлык түләү балалар өчен яшәү минимумы күләменең 75 проценты күләмендә билгеләнә. Әгәр бу очракта да гаиләнең җан башына уртача керем күләме бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаса, айлык түләү балалар өчен яшәү минимумы күләменең 100 проценты күләмендә билгеләнәчәк.

Күрсәтелгән түләүне алу өчен 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге баланың ата-анасына яисә башка законлы вәкиленә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре аша яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең региональ порталларыннан файдаланып гариза бирергә кирәк.

Айлык түләү 2022 елның 1 маеннан башкарыла. 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International