Туендыручысын югалту буенча пенсия алучы балаларга вакытлыча эшкә урнаштыру чорында пенсиягә социаль өстәмәләр сакланачак

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 16 апрелендә пенсиягә социаль өстәмә түләүләрне җайга салучы «Дәүләт социаль ярдәме турында Федераль законының 12.1 статьясына үзгәреш кертү хакында»  113-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде.

 «Дәүләт социаль ярдәме турында» 1999 елның 17 июлендәге 178-ФЗ номерлы Федераль законның 12.1 статьясындагы 10 өлеше инвалид балаларга, балачактан инвалидларга һәм балаларга, укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыу яисә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча җәмәгать эшләрендә катнашу чорында, күрсәтелгән затларның уку чоры ахырына кадәр (әмма 23 яшьтән дә озаграк түгел) туендыручысын югалту очрагы буенча пенсиягә социаль өстәмәне саклый торган нигезләмәләр белән тулыландырылган.

Элегрәк «Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында» Федераль закон нигезендә пенсиягә әлеге социаль өстәмә  ташламалы категория гражданнары мәҗбүри пенсия иминиятенә ия булган чорда эшләсәләр яки башка эшчәнлек башкарсалар түләнми иде.   

Кабул ителгән үзгәрешләр 2012 елның 27 апреленнән үз көченә керә.

Кайбыч районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International