Прокуратура аңлатма бирә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

         2002 елның 20 апрелендәге 116-ФЗ номерлы Федераль закон белән 2006 елның 29 декабрендә кабул ителгән 256-ФЗ номерлы "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында" Федераль законга үзгәрешләр кертелде.

        Закон нигезендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук  :

 - 2007 елның 1 гыйнварыннан соң туган икенче, өченче яки аннан соңгы балаларның әтиләре (уллыкка алучылар) булып торучы;

 - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче бала  әтиләре (уллыкка алучылар) булган ир-атларга кагыла.

        

Әлеге хокук күрсәтелгән балаларны тапкан Россия Федерациясе гражданы булмаган хатын-кыз үлгән очракта яисә аның вафат булуы турында игълан ителгән очракта барлыкка килә.

Моннан тыш, закон нигезендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук балаларга тигез өлешләрдә, күчү күздә тотыла, аерым алганда, ир-ат үлгәндә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәндә, үз баласына (балаларына) аңлы рәвештә җинаять кылган очракта.

Кайбыч районы прокуратурасы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International