Әхмәтов Илнур Фәрид улы Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Илнур Фәрит улы 23.03.1988 елда Татарстан Республикасы Апас районының Иске Чәчкап авылында туган.
2006 елда Иске Чәчкап урта мәктәбен, ә 2009 елда элемтә чараларын эксплуатацияләү белгечлеге буенча Яшел Үзән суднолар төзү техникумын тәмамлый.
Элегрәк "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты" муниципаль казна учреждениясенең инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече булып эшләгән.
Ойләнгән. 3 баласы бар.