Кайбыч районында исерек килеш мотоцикл белән идарә итүче 32 яшьлек ир хөкем ителгән

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Русс Ябалак авылында яшәүче 32 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд ирне РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше (исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартырга) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 2 сентябрендә хөкем ителүче исерек килеш «Урал»мотоциклы руле артына утырган. Кече Кайбыч авылында Тукай урамында транспорт чарасын полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшерү вакытында мотоциклчының элегрәк исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланган.

Ир үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 120 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Суд карары законлы көченә керде.

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International