Кайбыч районында исерек хәлдә автомобиль руле артына утырган 48 яшьлек кеше хөкем ителгән

2023 елның 10 марты, җомга

Кайбыч районы прокуратурасы Кайбыч районының Эбалак авылында яшәүче 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү). Судта ачыкланганча, 2022 елның 28 сентябрендә гаепләнүче, исерек хәлдә медицина тикшерүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен административ җәзага тартылган, үзенә тиешле нәтиҗәләр ясамаган һәм яңадан Олы Кайбыч авылы урамында исерек хәлдә үз автомобиле руле артында тоткарланган. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа җинаять – башкару инспекциясе белән килешү буенча җирле үзидарә органнары билгеләгән объектларда мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International