Дәүләт граждан хезмәткәре бер үк вакытта башка хезмәт эшчәнлеген дә башкара аламы яки оешма идарәсендә катнаша аламы?

2023 елның 7 апреле, җомга

 

«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ Федераль законның 14 статьясындагы 2 өлешенә (алга таба – 79-ФЗ номерлы Федераль закон) ярашлы рәвештә, дәүләт хезмәткәрләре, әгәр бу мәнфәгатьләр конфликтына китермәсә, эшкә алучы вәкиленә алдан хәбәр итеп, башка түләүле эшне башкарырга хокуклы.

Шулай ук 79-ФЗ номерлы Федераль законның 17 статьясының 1 өлеше 3 пункты нигезендә дәүләт хезмәткәренең торак, гараж, бакчачылык, дача кооперативлары, күчемсез милек ияләре ширкәтләре кебек коммерцияле булмаган оешмаларны идарә итүдә катнашуы рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта дәүләт хезмәткәренең әлеге оешмаларны идарә итүдә катнашуы түләүсез нигездә һәм бары тик яллаучы вәкиле рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш.

Эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, шулай ук коммерция оешмалары белән идарә итүдә катнашу дәүләт хезмәткәрләренә тыела.

Бу тыюны бозу коррупцион хокук бозу булып тора һәм ышанычны югалту сәбәпле хезмәткәрне эштән азат итү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International