Социаль фонд пенсияне гаризасыз форматта билгеләү турында карарны медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң социаль Фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Шул ук вакытта гражданга билгеләнгән түләү турында дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша хәбәр җибәрелә.
Пенсия социаль Фонд тарафыннан элек билгеләнгән түләүләр белән бер үк ысул белән китерелә. Әгәр фонд линиясе буенча түләүләр булмаса, гражданга дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша яки Татарстан Социаль фондының клиентлар хезмәтендә, шулай ук КФҮ аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны шәхсән яки законлы вәкил аша эшләргә мөмкин.
Пенсия билгеләүдән тыш, социаль фонд проактив форматта инвалидларга түләүләрне яңадан исәпләп чыга һәм аларга социаль пособиеләр билгели.
Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәгә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала.
Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык билгеләнгәнче пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алучы гражданга рәсмиләштерелсә, элек билгеләнгән пенсиягә өстәп, ай саен акчалата түләү автомат рәвештә билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия алу хокукы беркетелгән: инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе.