Кайбыч районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 21 августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, конференц-зал адресы буенча уздыруны планлаштыра. Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Сораулар белән 88437021185 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International