Кайбыч районы прокуратурасы 40 яшьлек ир – атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү). Судта 2024 елның 9 октябрендә ир – ат, исерек хәлдә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган хәлдә, үзенә караган механик транспорт чарасы-мопед белән идарә иткән хәлдә, Дәүләт теркәү билгесеннән башка Кайбыч районы торак пункты буйлап хәрәкәт иткәнлеге ачыкланган. Элегрәк бу ир-ат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ир-ат үз гаебен таныган. Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа 200 (ике йөз) сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләргә, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итәргә һәм мопедны дәүләт кеременә конфискацияләргә карар чыгарды. Хөкем карары законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International