Чараларда Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәрләре катнашты. Район халкы күп кенә актуаль мәсьәләләрне күтәрде: ТКХ системасы эшен яхшырту, юлларның торышы, җирлек территорияләрен төзекләндерү, авылга яшь белгечләрне җәлеп итү һәм башка мөһим мәсьәләләр. Гражданнарның барлык сораулары буенча район башлыгы һәм район прокуратурасы тарафыннан аңлатмалар бирелде. Район прокуратурасында гражданнар җыенында фикер алышу предметына әйләнгән район халкының аерым мәсьәләләре контрольгә куелды. Кайбыч районы прокуратурасы.