Олы Кайбыч кызлары спорт мәктәбе беренчелегенә хоккей буенча ярышта җиңү яулады

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Олы Кайбыч кызлары спорт мәктәбе беренчелегенә хоккей буенча ярышта җиңү яулады.

Яхшы спортчылар әзерләү өчен алар белән 5-6 яшьтән үк шөгыльләнә башларга кирәк, дип саный белгечләр. Шуңа да бездә укучыларны беренче класстан ук спортның төрле төрләренә тарталар.

“Кайбыч” хоккей мәйданында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә район мәк­тәпләренең 2002 һәм аннан яшьрәк укучылары командалары арасында хоккей ярышы үтте. Анда финал ярышында, зоналарда уңышлы чыгыш ясаган Олы Кайбыч мәк­тә­бенең беренче һәм икенче командалары, Федоровское һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләре командалары катнашты. Хуҗа Хәсән командасы дүртенче, федоровскоелылар – өченче, Олы Кайбычның икенче командасы – икенче, беренче командасы беренче урынны яулады.

Беренче-икенче урыннар өчен көрәш кискен барды. Анда Олы Кайбыч мәк­тәбенең ике командасы үзара ярышты. Кайбычлыларның беренче командасы составында алты кыз да уйнады. Капкада да Лилия Ильясова торды. Нәтиҗәдә, шул команда 3:0 исәбе белән җиңүгә дә иреште. Алкаларны Булат Гыймадетдинов, Илсинә Шакирова һәм Полина Григорьева кертте. Ярыш барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде: Лилия Ильясова – иң яхшы капкачы, Полина Григорьева (Федоровское) – иң яхшы сак­чы, Нияз Яруллин (Кайбыч – 1) иң яхшы  һөҗүм­че.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов Кайбычның беренче командасына күчмә кубок, диплом һәм истәлекле медальләр, икенче-өченче урыннар яулаучыларга дипломнар, медальләр тапшырды. Иң яхшы уенчылар да бү­ләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International