Мансур Закировка багышланган мемориаль такта ачылачак

2015 елның 16 октябре, җомга
Мансур Закировка багышланган мемориаль такта ачылачак

Иртәгә Олы Кайбыч авылында Мансур Закировны искә алу чаралары узачак. 

Мансур Закиров – бу җирлекнең атаклы шәхесе, 1970-1980нче елларда “Правда” колхозын җитәкләгән, авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышлар күрсәткән кеше. 
Иртәнге 11.00 сәгатьтә Олы Кайбыч мәктәбендә Мансур Закировка мемориаль такта ачу тантанасы булачак. Аннан соң, “Олимп” кафесында аның рухына багышланган Коръән ашы узачак. Бу тантаналы чараларда район җитәкчелеге, якын туганнары, бер чорда эшләгән хезмәттәшләре катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International