Олы Кайбыч авыл җирлегендә яшәүче ураза тоучылар шимбә көнне кафега авыз ачу кичәсенә җыелды. Алар өчен мул табын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның спонсорлык ярдәме белән әзерләнде.
Рамазан ае- игелекләр ае. Шуңа да барыбызга да саваплы гамәлләрне күбрәк кылып калырга кирәк. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, ил-көннәребез гел тыныч торсын. Намаз укыганда безне дә изге догаларыгыздан калдырмасагыз иде,- диде ул ураза тотучыларга рәхмәт әйтеп.
Авыз ачтыруга йөздән артык кеше килгән иде. Ак яулыклы әби -апалар, түбәтәйле абыйлар Корән дә тыңлады. Кафе хуҗалары үзләре дә уразада, табынны да ураза тотучылар өчен файдалы булган ризыклардан әзерләгәннәр. Аш-су, пироглар, тәмле сулар, яшелчә, җиләк-җимештән өстәлләр сыгылып тора иде.
- Барча ураза тотучылар исеменнән шушы ифтарны уздыруны тулысынча үз өстенә алган Альберт Илгизәровичка рәхмәтемне белдерәм. Ул туган авылы Бәрлебашында да , Ябалак, Морза Бәрлебашы авыллаарындагы ураза тотучыларны да чакырып, шундый ифтар мәҗлесе уздырды. Бу көннәрдә Аллаһы Тәгалә рәхмәт ишекләрен киң итеп ача, шуңа да башкалар да изге гамәәләр кылып калырга ашыксын иде,- диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин.