Республика ифтарын уздыруда катнашкан Кайбыч волонтерларын бүләкләделәр

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Олы Кайбычта узган ифтарда 22 июнь көнне “Казан-Арена” стадионында үткән IV республика ифтарында Кайбычтан волонтер булып баручыларны да чакырганнар иде. 

Аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Волонтерлар- Олы Кайбычтан Илхам Гыйниятуллин, Дания Гыйниятуллина, Айсылу Хәмидуллина, Колаңгыдан Илназ Сафиуллин, Дамира Бельхеева, Олы Урсактан Диана Мөхәммәтҗанова, Кошманнан Мәрьям Минвәлиева тәэсирләре белән дә уртаклашты. 
-Ун мең мөселман катнашында узган әлеге вакыйганың шаһиты булу һәм аны оештыруда ярдәм итү алу минем өчен зур шатлык булды,- диде Илназ. –Без анда зур стадионга яшел келәм җәяргә һәм башка эшләрдә булыштык. Намазны шунда укыдылар бит. 
Бүләкләнүчеләр арасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең өченче курс студенты Нурислам Кучкаров та бар иде. Ул Ураза аенда Казанннан безнең районга җибәрелгән. Район башлыгы аның догаларны бик матур, аһәңле итеп укуын да әйтеп узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International