Иске Чәчкаб авылында ифтар уздырылды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Иске Чәчкаб авылында  яшәүче ураза тоучылар якшәмбе көнне мәчеткә авыз ачу кичәсенә җыелды. Алар өчен мул табын авылдашлары  Айрат  Хәсәновның спонсорлык ярдәме белән әзерләнде. 

Рамазан ае - игелекләр ае. Шуңа да барыбызга да саваплы гамәлләрне күбрәк кылып калырга кирәк. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, ил-көннәребез гел тыныч торсын.

Авыз ачтыруга 15 тән артык кеше килгән иде. Түбәтәйле абыйлар Корән дә тыңлады. Табынны ураза тотучылар өчен файдалы булган ризыклардан әзерләгәннәр. Аш-су, пироглар, тәмле сулар, яшелчә, җиләк-җимештән өстәлләр сыгылып тора иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International