5 июльдә җир йөзендәге барлык мөселман кардәшләребез Ураза бәйрәмен билгеләп уза. Шул уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә дин кардәшләребез бәйрәм намазына җыелды.
Олы Кайбыч авылы мәчете дә иртәдән үк шыгырым тулы иде. Ураза гаетенә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге олуг бәйрәм белән котлады, һәркемгә иң изге теләкләрен җиткерде.
Районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин бәйрәм намазына җыелучыларга “Олы гөнаһлардан саклану” дигән темага вәгазь сөйләде. Аннан соң бергәләп бәйрәм намазы укыдылар, биргән сәдакаларга дога кылдылар.