Халкыбызның борынгыдан матур мирас булып килгән җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан 29 июль көнне 19.00 сәгатьтә Иске Чәчкаб авылында “Кичке уен” оештырылды.
“Кичке уен”га өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да җыелган иде. Инде онытылып баручы җырлы – биюле уеннар исә өлкәннәребезне яшьлекләренә алып кайтты. “Кичке уен” татарча дискотека белэн тэмамланды.