Кайбыч районында Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Кайбычта Республика көненә тулы әзерлек бара. Бәйрәм чаралары 27 август көнне 16.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданында уза. 

Республика һәм Яшьләр көннәренә багышланган әлеге бәйрәм ипподромда ат ярышлары белән башланып китә. Кайбыч районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең яшәү рәвешен күрсәткән йортлар да эшләячәк. Бәйрәмне тантаналы төстә ачканнан соң, халык уеннары, спорт ярышлары башлана, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясый, балалар өчен аттракционнар эшли, сәүдә гөрләячәк. Бәйрәм салюты да була,  яшьләрне дискотека көтә. 

 

 

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International