Олы Кайбычта өлкәннәр бәйрәм табынына җыелды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне районыбызда ел саен зурлап үткәрелә. Гомер көзләрен каршылаучы әби-бабайлар өчен иң мөһиме – игътибар - хөрмәт кирәк. Бәйрәм уңаеннан Олы Кайбыч авылының танылган эшмәкәрләре Гөлия һәм Рамил Гарәфетдиновлар авылдашлары өчен хәйрия табыны оештырды. Элекке һөнәр училищесы ашханәсен үз көчләре белән ремонтлап кафе итеп үзгәрткәннәр. Бу көнне өлкәннәр аларның беренче кунаклары булды. 

Бәйрәм табыны сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең концерты да өлкәннәр күңеленә шух килде. Әби-бабайлар мәҗлесне оештыручыларга, хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International