Иске Чәчкәб мәктәбендә, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Сафин Рамис һәм Кайбыч муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы ярдәмчесе булып эшләүче Петухова Фәния корбан чалдырып, Иске Чәчкәб авылында туып ускән Хәялиев Рамис, Габидуллин Ильшат, Шаһиева Гөлфизә, Шәмсутдинов Илгизәр авылдашлары өчен хәйрия табыны оештырды.
Бәйрәм табыны сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Әби-бабайлар мәҗлесне оештыручыларга, хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты.