Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре зур бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.
Бүген өстәлләрендә сезнең хезмәт җимешләре булган барлык кайбычлылар исеменнән, сезгә - бер иртәдән икенче иртәгә кадәр, ялларсыз җирдә хезмәт куйган, икмәк һәм яшелчә үстергән, сөт, ит һәм башка туклану продуктлары җитештергән кешеләргә мин зур рәхмәтемне җиткерәм. Бәйрәм белән сезне! Җиңел булмаган хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен, даими рәвештә уңышлы һәм табышлы булсын, сәламәтлегегез беркайчан да какшамасын, гаиләләрегездә җылы мөнәсәбәт, уңайлылык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.