Район үзәк сырхауханәсенең икенче катында урнашкан актлар залында 25 октябрь көнне донорлар көне үткәрелә. Үзәк сырхауханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллина хәбәр иткәнчә, кан тапшырасы көнне иртән җиңелчә тукланырга кирәк, кыздырган, майлы ризыклар, сөт ризыкларын кичтән ашау, кан бирер алдыннан бер сәгать алдан тәмәке тарту, аспирин, анальгин һәм составында шулар булган дарулар, спиртлы эчемлекләр куллану киңәш ителми. Баллы чәй, сохари, печенье, җиләк-җимеш ярый, ач карынга кан бирмәгез.