Хөрмәтле Рәмис Рафисович!
Гомер бәйрәмегез – юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!
Еллар үтсә дә, яшь барса да, күңел һич тә картаймый, йөрәк тә яшь кала. Без сезне һәрбер алынган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тәвәккәл, тырыш, намуслы зат итеп беләбез. Сезгә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы теләп калабыз. Тигезлектә, муллыкта тормыш иптәшегез белән бергә-бергә балалар бәхетенә төренеп яшәгез. Киң күңелегез мәңге картаюны белмәсен, рух күтәренкелегегез киләчәктә дә юлдаш, тормыш юлыгыз яшь буынга үрнәк булсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.