23 ноябрь көнне 60, 55, 50 ел бергә парлы гомер кичкән 24 парны тантаналы рәвештә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котлады.
Мул табыннар артына җыелган, чәчләренә чал төшкән абый-апаларга сокланмый мөмкин түгел. Тантанага 60, 55, 50 ел бергә парлы гомер кичкән 24 пар чакырылган иде, Алып баручылар – ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина белән халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды.
Олы Кайбыч авыл җирлегеннән Надежда һәм Григорий Федоровлар, никахларын моннан 55 ел элек теркәгәннәр, Наилә һәм Марат Сабировлар никахларын моннан 50 ел элек теркәгәннәр катнаштылар.