12 гыйнвар көнне Иске Чәчкаб авылында отчет җыелышы җылы очрашу рәвешендә, оешкан төстә үтте. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, “Ак барс Кайбыч” ҖЧҖ генераль директоры Осипов Юрий Георгиевич, “Ак барс Кайбыч” ҖЧҖ 3 нче филиал җитәкчесе Уткин Фирдинант Фарсиевич, Ак барс Кайбыч” ҖЧҖ 2 нче филиал җитәкчесе Миннуллин Радик Равилович, оешма һәм учреждения җитәкчеләре катнашты.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Рамис Сафин Иске Чәчкаб авылы буенча узган ел үтәлгән һәм агымдагы елда планлаштырылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук мәктәп директоры Хәсәнов Айдар, Иске Чәчкаб китапханәсе китапханәчесе Калимуллина Лилия, Иске Чәчкаб фельдшер – акушерлык пункты фельдшеры Сафина Люзия, полицияучасток уполномоченные Шәфиев Альберт үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар.