8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне

2017 елның 7 марты, сишәмбе
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, сөйкемле кызлар!

Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International