Иске Чәчкаб авылында Җиңү көне

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг Иске Чәчкаб авылында күтәренке рухта узды. Яңгырлы көн булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп җыелган иде. Ә аның төп кунаклары – сугыш ветераннары, җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәре, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар  һәм сугыш чор балалары иде. Митинг сугышта батырларча һәлак булучыларны һәм аннан кайткач вафат булган батырларны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Ә аңа кадәр мәктәп укучылары һәм авыл халкы “Үлемсез полк” белән урамнардан үтте. Митинг Иске Чәчкаб авылында 1967 нче елда сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлдән, 50 ел буена сакланган ядкарьне алу белән дәвам итте. Һәйкәлнең арткы ягында “2017 елда ачарга” дигән язу бар иде.  Һәйкәл эчендәге куышлыктан эченә берәр дәфтәр салынган ике шешә алынды. Дәфтәр тышына “Апас районы, Кайбыч авыл Советы, Иске Чәчкаб авылы гражданнарының тарих дәфтәре, 1967 ел” дип язылган иде. Шушы кадерле ядкарьнең хуҗасы – 90 яшьлек Газизулла Хәмидуллин  үзе дә шушы тантананың шаһиты булды.

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезгә багышланган бәйрәм мәктәп укучылары чыгышлары белән өстәл табыны артында дәвам итте. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International