30 июль көнне Олы Кайбычтагы Сабантуй мәйданында, күркәм традиция буенча, дини белем алучы балалар өчен Сабан туе үткәрелде. Районыбыз мәчетләрендә ике атна буе барган җәйге укуларны тәмамлаучылар өчен зур бүләк булды ул.
Сабан туе күңелле уеннар, спорт ярышлары белән үтте. Кызыктыргыч бүләкләр дә тапшырылды. Бу матур бәйрәмне Кайбыч районы мөхтәсибәте үткәрде.
Сабантуйга килгән һәркем яктылык, җылылык һәм бәйрәм рухына күмелеп өйләренә таралышты.