28 октябрь көнне Олы Кайбыч авыл җирлегенең ветераннар советы «Сак булыгыз – алдакчылар!» дип аталган темага түгәрәк өстәл оештырды.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
2019 елның 25 октябрендә Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов А. Р. рәислегендә җинаятьчелеккә каршы тору буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
2019 елның 21 октябрендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесе вәкиле катнашында техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өлешендә инвалидлар турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Кайбыч районы прокуратурасы элеккеге муниципаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткәндә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Бүген Иске Чәчкаб авылында гомер итүче Фәгыймә Абдулла кызы Хәсәнова үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.
23 октябрь көнне Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ачачак.
19 октябрь көнне Олы Кайбыч авылында гомер итүче Танзилә Амза кызы Вәлиуллина үзенең гомер бәйрәмен, 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.